Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Сәләтле бала-2024» төбәк конкурсына йомгак ясалды

Бәйгедә Зәй, Түбән Кама, Алабуга районнарыннан 29 бала катнашты.

4 декабрьдә Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында «Сәләтле бала-2024» IV төбәк конкурсына йомгак ясалды. 

Конкурс «Икеләтә бәхет — энем яки сеңлем булганда» дигән темага читтән торып оештырылды. Катнашучылар конкурс темасының төрле аспектларын чагылдырган иҗади эшләрен җибәрделәр. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре актив чыгыш ясады. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә иң яхшы эшләр билгеләнде. 

Зәйнең «Алтынчәч» бакчасыннан Самир һәм Данир Әхтәмҗановлар Гран-прига лаек дип табылды. 

Зәйнең «Уймак кыз» бакчасыннан Зилә Бәхтевәлиева, "Якты коңгыз"дан Аким Минаев, "Кояшкай"дан Ризалина Фәрхетдинова, «Теремкәй» дән Алина Рыжова, Алабуганың «Карлыгач» һәм «Йолдызчык» бакчаларыннан Арина Сафина һәм Марат Ризванов беренче урынны алдылар. 

Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасыннан Хәят Хәсәнова, "Тату гаилә«дән Алмаз Габбасов, Алабуганың «Йолдызлык» бакчасыннан Азиза һәм Азим Гариповлар, Алабуганың гимназия-милли белем бирү үзәгеннән Фирүзә Газизова  II урында. 

Зәйнең «Шатлык» балалар бакчасыннан Арсений Васильев, «Күкчәчәк» тән Артемий Утяганов, «Миләшкәй» дән Рамазан Мәүлитов III урында. 

Калган катнашучы балалар төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр. 
 

Фотолар «Алтынчәч» бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев