Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды

15 гыйнварда “Без бергә” психологик-педагогик үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты.

Очрашуда егетләр белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова,  хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев,  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Разиф Галиевич очрашуга килгән хәрбиләргә батырлыклары, ныклыклары һәм хәрби антларына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде,  мондый очрашуларның ачык диалог,  хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен яклау өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Район башлыгы хәрбиләрне шулай ук районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде. 

Очрашуда шулай ук гуманитар ярдәмне формалаштыруда һәм илтеп җиткерүдә өлеш керткән өчен җәмәгать эшлеклеләренә, волонтерларга медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хәрби хезмәткәрләргә күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен Зәй халкына һәм район башлыгы Разиф Кәримовка хәрби часть командованиесе рәхмәте белдерде. 

«Зәй җылысы» хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов  Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ”Теплосервис” ҖЧШ баш инженеры Евгений Храмов “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге Рәхмәт хатына лаек булды. Кораллы Көчләр ветераны, район чернобыльчеләр берлеге һәм керәшен җәмгыяте рәисе Валентин Атласов “Махсус хәрби операциядә җиңүгә керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнде. 

Хәрбиләр белән очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Очрашуга килгән егетләр арасында Батырлык ордены кавалеры,  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Айдар Сайфетдинов та бар иде. Хәрби бурычын үтәгәндә Айдар ике аягын, бер кулын югалта, бик күп операцияләр кичерергә туры килә. Әмма көчле рухлы Айдар яңадан сафта: егет тулы канлы актив тормыш белән яши. Бүгенге көндә “Батырлар. Татарстан Геройлары” кадрлар программасы буенча укуын тәмамлый. Ул очрашуда алга таба планнары белән уртаклашты.

Шулай ук очрашуга килгән Радик та сүз алып, якташларына рәхмәтләрен җиткерде. Ул хәрби зонада күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катаншучыга” медальләре белән бүләкләнгән. 

-Сез безгә зур ярдәм күрсәтеп, терәк булып торасыз. Шундый очрак булды: Херсон өлкәсендә булганда безнең позиция янып бетте. Шул вакытта Зәйдән безгә бик күп маскировка челәтәрләре, төзелеш материалары килде. Рәхмәт сезгә бик зур, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев