Мәктәп укучылары шәһәр һәм район яңалыкларының ничек тууы турында белделәр
14 октябрьдә «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» редакциясе кунаклар кабул итте. Һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе кысаларында бирегә укытучы Анна Белышева озатуында VIII «Б» сыйныфы укучылары килде. Чара Татарстан Республикасының Зәй районы буенча «Россиядә эш» кадрлар үзәге ярдәме белән оештырылды.
Медиа дөньясы белән танышуны укучылар өчен телевидение һәм радио буенча директор урынбасары Эльмира Шабрина үткәрде. Ул балаларны редакция кабинетлары буйлап йөртте һәм заманча җирле массакүләм мәгълүмат чараларының эше ничек корылуы турында җентекләп сөйләде.
Укучылар «Зәй-информ» үстерә торган барлык ММЧ төрләре: телевидение, радио, яңалыклар сайты һәм социаль челтәрләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштылар. «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» район газеталарын әзерләү процессына – мәгълүмат җыюдан алып, версткалау һәм бастыруга кадәр аерым игътибар бирелде.
Экскурсия укучыларга редакция эше белән эчтән танышырга гына түгел, ә журналист эшенең үзенчәлекләре һәм шәһәр белән район яңалыкларының ничек тууы турында да белергә мөмкинлек бирде.
Нет комментариев