Бүген Зәйдә Энергетиклар урамында урнашкан элекке “Дуслык” яшьләр үзәгендә «Игелек үзәге» (Добро.Центр) ачылды.
Зәй волонтерларының хәзер үз мәйданчыгы барлыкка килде. Районның актив һәм битараф булмаган халкын берләштерә торган үзәк бу.
Үзәкне ачу тантанасында волонтерлык хәрәкәте активистлары булган мәктәп укучылары, “көмеш чор” волонтерлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар төркемнәре һ.б.лар катнашты.
Яңа үзәкне ачу хөрмәтле кунаклар - район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры урынбасары Гүзәл Ганиева, ️ «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» территорияләр белән эшләү секторының өлкән белгече Тимур Сәитов катнашында узды. Алар тематик күргәзмәләр белән танышты, волонтерлар белән аралашты. Тулаем алганда, районның волонтерлык һәм ирекле хәрәкәтләренә уңай бәя бирелде.
Игелек үзәге ул волонтерлар өчен аралашу һәм төрле чаралар оештыру мәйданчыгы булачак. Үзәк районның барлык волонтерларын берләштерәчәк.
Безнең район волонтерлары игелекле эшләрдә актив катнаша, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә, шәһәр-районыбызны чиста итү өчен тырыша, төрле чаралар оештыралар.

-Бүген Зәйдә игелек үзәге ачыла. Әлеге үзәкне ачу илебез тарихында мөһим дата һәм игелекле көннәр белән дә бәйле: бүген Кырымның Россиягә кушылган көне һәм республикада язгы игелек атналыгы бара. Республикада волонтерлык эшчәнлеген җәелдерүгә зур игътибар бирелә. Зәйнең игелек үзәгендә заманча шартлар тудырылган. Игелекле гамәлләр аша без республикабыз үсешенә үз өлешебезне кертәбез һәм, әлбәттә инде, хәрбиләргә ярдәм итүдә зур эш башкарабыз, - диде чыгышында Айгөл Сабирова.
Яңа үзәккә мохтаҗлар да, активистлар да үз проектлары белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

-Безнең районда волонтерлык хәрәкәте актив төстә үсеш алды. Аеруча махсус хәрби операция башлангач ул аеруча активлашты. Волонтерлар мөһим зур эш башкара. Игелек үзәге яшьләрне үзенә тарту урыны булсын. Ул төрле юнәлешләр буенча эшләячәк. Уңышлар сезгә! – диде чыгышында Петр Сергеевич.
Яңа үзәкнең җитәкчесе – Александра Шестиперова. Тантанада бер төркем активистлар район яшьләр эшләре Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев