Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты. Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү «Энергетик» Мәдәният сараенда оештырылды.
Район җитәкчесе хәрбиләрнең һәрберсе белән җылы итеп күрешеп, аларга рәхмәт белдерде, хәлләрен сорашты. Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый төркем волонтерлары катнашты.
Сөйләшү махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
— Сезне туган якта күрүебезгә шатбыз. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны телибез. Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша, — диде Разиф Галиевич.
Очрашуда район башлыгы хәрбиләрне район икътисады белән танышытырып үтте, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде, алга таба да аларга һәм гаиләләренә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
Шулай ук очрашуда хәрбиләргә түләнә торган махсус пособиеләр, гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чаралары, районнан җибәрелүче гуманитар ярдәм турында да фикер алышынды.
— Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Сез безнең өчен чын геройлар, — дип егетләргә мөрәҗәгать итте хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
Очрашуда чыгыш ясаган башкалар да егетләребезгә сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерделәр.
Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да җиңүгә өметләнә, үз алдына куелган бурычны батырларча намус белән үтиләр.
Искәртик, хәрбиләргә ике атнага ял бирелә. Хәрбиләр әйтүенчә, бу вакытны алар гаиләләре, туганнары һәм якыннары белән үткәрергә тырыша.
Нет комментариев