Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Беренчеләр советы» район рәисен сайладылар

Бу исемгә Анна Лодвикова лаек дип табылды.

9 ноябрьдә Зәйнең балалар иҗат йортында «Беренчеләр советы» район рәисен сайладылар. Анда үз кандидатурасын мәктәпләр президентлары һәм белем йортларының «Беренчеләр советы» рәисләре булган 9 актив укучы тәкъдим итте. Сайлаулар үткәрү алдыннан укучыларга сәламләү сүзе белән «Беренчеләр хәрәкәте» Россия күләмендәге балалар һәм яшьләр оешмасының Зәй районы буенча җирле бүлеге җитәкчесе Наталья Алчина мөрәҗәгать итте.

«Һәр эштә беренче булу, әйдәп бару җиңелләрдән түгел. Әмма үз артыңнан яхшы, кирәкле гамәлләргә күпләрне ияртә алу мактаулы һәм җаваплы эш», — диде ул.

Сайлаулар алдыннан һәр кандидат үзе турында сөйләп, ни өчен рәис булырга теләвен аңлатты. Чарада барлыгы 53 тавыш бирүче катнашты. Күпчелек тавыш белән Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең актив укучысы Анна Лодвикова җиңү яулады. Ә аның урынбасары итеп 4нче мәктәптән Максим Бурмистров сайланды. Алга таба нәкъ менә алар Зәй яшьләрен туплап «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлегенә яңа сулыш өрергә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев