Зәй муниципаль районының “Йолдызлык” балалар ял лагере базасында “Геройлар вакыты” дип исемләнгән балалар хәрби-патриотик лагере сменасы оештырылды. Палаткалы лагерьда 20 бала ял итте.
Палаткалы лагерь актив ял итү, патриотик тәрбия бирү, туризм күнекмәләрен формалаштыру, табигый мохиттә биремнәр үтәп сыналу һәм яшүсмерләрне командалы хезмәттәшлек итүгә өйрәтү максатыннан оештырылган иде, бу “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын тормышка ашыруны да үз эченә алды. Лагерьда батырлыкка һәм илебез тарихына багышланган бай тематик программа алып барылды.
Палаткалы лагерь “Йолдызлык”та махсус җиһазландырылган мәйданчыкта урнаштырылган иде, биредә медпункт, стационар бәдрәфләр, душ бүлмәләре, азык әзерләү өчен аерым блок, сак хезмәте булдырылган. Программа бай һәм күптөрлелеге белән аерылып торды, гамәли күнекмәләрне, физик активлыкны, иҗатны һәм тәрбияви элементларны берләштерде. Балалар хәрби хезмәт уставы, строй әзерлеге, тактик медицина нигезләре, беренче ярдәм күрсәтү, төрле шартларда дошманга каршы көрәш алып бару тактикасы белән таныштылар. Шулай ук ату буенча теоретик дәресләрдә, урман паркы территориясен җыештыру буенча экологик акциядә, табигый материаллардан экологик эшләнмәләр ясау буенча мастер-классларда, баскетбол ярышларында, “Урман серләре” квест-уенда катнаштылар.
“Геройлар вакыты” палаткалы лагере куелган бурычларны уңышлы үтәде. Смена оешкан төстә, дуслык, үзара ярдәмләшү, маҗаралар һәм патриотизм рухында узды. Катнашучылар кыр шартларында уникаль тормыш тәҗрибәсе алдылар һәм сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Нет комментариев