Зәй районында язгы ташу көтелгәннән көчлерәк килгән очракта, ике торак пунктка су басу куркынычы яный.
Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә, кар эри, боз кузгала. Яз кемнәргәдер шатлык-куаныч алып килсә, кемнәрдер аны хәвефләнеп көтеп ала: “Базга су кермәсме? Ишегалларын су басмасмы?” – дип борчылучылар бар.
Районыбызда су басуларны булдырмау максатында, һәр елдагыча, әзерлек эшләре алып барыла. Елгаларның һәм буаларның торышына мониторинг үткәрелә, тәүлек буе вакытлыча күзәтү постлары эшли.
Бездә су басу куркынычы янаган ике торак пункт исәпләнә. Алар - Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары. Бүре-Сарайда 32 йорт (аларда 42 кеше яши), Иске Тәкмәктә 53 йорт (аларда 78 кеше яши) исәпләнә.
“Әлеге торак пунктларда күзәтү посты булдырылды. Марина Ермолаева бу эш өчен җаваплы. Ул тәүлегенә ике тапкыр елга торышына бәя биреп бара. Авыл халкы арасында су басуларга каршы аңлату эшләре алып барылды, белешмәлекләр таратылды. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында да сөйләшү булды. Быел кар аз булу сәбәпле, әлеге торак пунктларны су басу куркынычы янамый”, - ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

1979 ел.

2012 ел
Юрий Исмәгыйлович 1979 елның 1-5 маенда Иске Тәкмәк авылының Зәй урамын су баскан фотоны җибәрде безгә. Икенче фото 2012 елда төшерелгән. “Бу елны Иске Тәкмәккә су кереп алды. Башка мондый хәл күзәтелмәде”, - ди авыл җирлеге башлыгы.
Үз йортлары белән яшәүчеләргә кар суы ага торган канаулар казырга, йорт яны территорияләрен чистартырга онытмаска кирәк. Язгы боз аша йөрүнең куркыныч булуын да кисәтә белгечләр. Андый боз тиз ватылырга мөмкин.
Юлларда да бар да контрольдә
Зәй юл хезмәтләре дә районда су басу очракларын булдырмас өчен март башында ук әзерлек эшләрен башлады.
Төп игътибар суүткәргеч торбаларны җыелган пычрактан, кар һәм боздан чистартуга бирелә. Әлеге эшләр кар суы иркен агып чыксын өчен кирәк, бу территорияләрне су басудан һәм юл инфраструктурасын җимерелүдән саклый.

-Хәзер без суүткәргеч канауларны казып, суүткәргеч торбаларны ачабыз, - “Благострой” оешмасы җитәкчесе Максим Сабанов.
Әгәр дә мондый эшләрне вакытында башкармасаң, бу җитди зыян салырга - юл өслеген җимерергә, янәшәдәге территорияләрне су басарга һәм инфраструктурага зыян китерергә мөмкин.
Торбаларны чистартудан тыш, юлчылар күперләрне, су агызу лотокларын, култыксаларны һәм баскычларны тәртипкә китерү белән дә шөгыльләнә. Бу - язгы су басулар белән бәйле куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә торган комплекслы алым.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юлларның кайбер участокларында салкын асфальт алымы белән чокырлар ямалган инде. Бу хәтта температураның кискен үзгәрүе шартларында да юл өслеген яхшы хәлдә тотарга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев