Зәй районы башлыгы Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы белән очрашты
13 мартта Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу барышында яклар епархия һәм муниципалитет арасында киләчәктәге хезмәттәшлек перспективаларын тикшерделәр, район халкы файдасына уртак эшне дәвам итү ниятен расладылар.
Әңгәмәдән соң, владыка шәһәрнең 35нче бистәсендә Изге Макарий хөрмәтенә яңа чиркәү төзелеше барышы белән танышты.

Объекттагы киңәшмәдә Зәй округы благочинные вазифаларын башкаручы иерей Родион Садыйков та катнашты.
Хәзерге вакытта төзүчеләр кирпеч салуны һәм диварларны күтәрүне тәмамлаганнар, шуннан соң монолит түшәмне монтажлауга керешәләр. Епископ Мефодий эшчеләр белән төзелешнең киләсе этапларын һәм булачак чиркәүгә якын территорияне төзекләндерү мәсьәләләрен шәхсән үзе тикшерде.

фотолар: муниципаль район сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев