Зәй инспекторлары көзге каникулларда иминлекне тәэмин итү буенча чаралар уздыра
Балалар һәм өлкәннәрнең иминлеге җәмгыятебезнең төп бурычларыннан берсе булып тора. Нәкъ менә шул максаттан район янгын күзәтчелеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар оештыра.
Чираттагы чара «Форпост» үзәге белән берлектә 3нче мәктәпнең X, XI сыйныф укучылары белән үткәрелде.
«Укучылар белән урманнарны саклауның мөһимлеге, аларның экосистемаларны саклаудагы роле һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча әңгәмә оештырылды. Көзге каникуллар җитә. Каникулларда иминлекне тәэмин итү максатында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре искә төшерелде», — ди район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева.
Чара барышында укучыларга беренчел янгын сүндерү чаралары күрсәтелде, аларны нинди ситуацияләрдә кулланырга кирәклеген аңлаттылар.
Фото район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев