Зәй инспекторлары балалар белән янгын куркынычсызлыгы дәресләре уздыра
Зәйнең “Космос” кинотеатрында “Якты коңгыз” бакчасына йөрүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде.
Чара балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.
Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева, 88нче янгын сүндерү бүлеге инспекторлары балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр, аларны видео слайдар аша ныгыттылар. Балалар янгын сүндерүче киемен аеруча кызыксынып карадылар. Күбесе үскәч янгын сүндерүче булам, дип белдерде. Шулай ук балалар инспекторларга һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, беркайчан да шырпы белән шаярмаска вәгъдә иттеләр.
Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев