Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй егете Артур - кабат Халыкара олимпиада лауреаты

22-28 мартта Ашхабад (Төрекмәнстан) шәһәрендә математика буенча Халыкара олимпиада үтте. Анда Зәй егете Артур Маврин lII дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Әлеге бәйге 10 илдән 500дән артык катнашучыны җыйган халыкара олимпиада булды. Ярыш югары дәрәҗәдә әзерлек һәм фәнни фикерләү сәләтен күрсәткән талантлыларны берләштерде.

Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты студенты Артур Маврин олимпиадада уңышлы чыгыш ясады, шәхси зачетта III дәрәҗә диплом яулады.

Моннан тыш, Мәскәү дәүләт университеты командасы составында алар команда этабында I дәрәҗә диплом алды һәм барлык катнашучы командалар арасында 3нче абсолют урынны алдылар.

Артур Мавринның һәм МДУ командасының казанышлары университет студентларын әзерләүнең югары дәрәҗәсен һәм аларның халыкара аренада конкурентлыкка сәләтле булуын дәлилли.

фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев