Узган атнада район янгын күзәтчелеге бүлеге 8 чакыру алган.
Шуның икесе ялган чакыру булып чыккан, 5се – кипкән үлән яну, бер очрак җитди янгын белән бәйле.
27 мартта 4 сәгать 13 минутта янгын сүндерүчеләр Зәйдә бер шәхси хуҗалыкта янгын чыгуы турында хәбәр ала. Ут чыгу нәтиҗәсендә мунча тулысынча янып бетә. “Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара”, - дирп хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Нет комментариев