“Үлемсез полк”: Петр Уваров
Яңалыклар

“Үлемсез полк”: Петр Уваров

Уваров Петр Михайлович 1913 елның 13 июнендә Зәй районы Якты Күл авылында туган.

1942 елның 9 мартында Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. 29нчы рота 4нче аерым понтонлы моторизацияләнгән полкта сугышчан юл уза. Техника һәм пехота үтү өчен елгалар аша понтон күперләр төзиләр. "Хәрби казанышлары өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыш беткәннән соң 1945 елның 23 сентябрендә туган якларга кайта.

Фото гаилә архивыннан


Нет комментариев