Татарстанда Ураза бәйрәме уңаеннан кыска эш атнасы башланды
Татарстанда Ураза бәйрәме уңаеннан бу атна кыскартылган эш графигы белән үтә. Республика халкын өч көнлек ял көтә, ә бәйрәм алды көне кыска эш көне булачак.
Татарстанда Ураза бәйрәме алдыннан кыска эш атнасы башланды. Республикада бу дини бәйрәм рәсми рәвештә ял көне буларак билгеләнә, шуңа күрә эш графигында үзгәрешләр кертелә.
2026 елда Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә. Шул уңайдан җомга көне рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көне итеп игълан ителде. Биш көнлек эш атнасы белән эшләүче оешмаларда хезмәткәрләр өч көн рәттән – җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итәчәк.
19 март, пәнҗешәмбе, кыскартылган эш көне санала: хезмәткәрләр эштән бер сәгатькә иртәрәк китәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев