Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте гражданнарны кабул итә
Яңалыклар

Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте гражданнарны кабул итә

Билгеле булганча, агымдагы елның мартыннан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге клиент хезмәтләрендә һәр айның соңгы шимбәсе гражданнарны кабул итү көне булып тора. Бу айда ул 28 сентябрьгә туры килә.

«Социаль фондның төбәк бүлеге Татарстан Республикасының һәр районында урнашкан клиент хезмәтләрендә халыкка хезмәт күрсәтә. Клиентларны кабул итүнең яңа графигы эшләүче гражданнар өчен аеруча уңайлы, чөнки алар клиент хезмәтләренә үзләренең ял көннәрендә мөрәҗәгать итә алалар», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә хезмәт күрсәтү көннендә Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте гражданнарны иртәнге сәгать 9дан көндезге 12гә кадәр кабул итә.

— Безнең бүлеккә инде һәр айның соңгы шимбәсендә мөрәҗәгать итүче зәйлеләр бар. Бу кешеләр өчен уңайлы. Күпчелек мөрәҗәгать итүчеләр пенсия билгеләнү мәсьәләләре белән килә. Безнең адрес Ленин урамы 26нчы йорт Г/2, — ди әлеге хезмәт җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Гомуми мәгълүматлар буенча, март аеннан башлап бүгенгәчә өстәмә кабул итү көннәре дип игълан ителгән шимбә көннәрендә Татарстан Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре 970 татарстанлыны кабул иткән.


Нет комментариев