Социаль фондка мөрәҗәгатьләр балалар темалары белән бәйле
Яңалыклар

Социаль фондка мөрәҗәгатьләр балалар темалары белән бәйле

Быел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең колл-үзәге белгечләре 35 меңгә якын татарс-танлыга консультация биргән.

Шуларның 1700дән артыгы — Зәй районы буенча клиентлар хезмәтенә телефон аша һәм офиска килеп мөрәҗәгать итүче.

— Гражданнар мөрә-җәгать иткән төп сораулар — дәваханә кәгазьләре буенча түләүләр һәм йөкле хатын-кызларга, туганнан 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә каралган бердәм пособие алуга һәм пенсия түләүләренә кагыла, — ди социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Көн саен бер региональ колл-үзәк операторына 90га кадәр шалтырату туры килә икән. Белгечләр пенсия һәм социаль тәэмин итү темалары буенча сорауларга җавап бирә. www.sfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинет аша граждан үзе билгеләгән код сүзе аша шәхесен ачыклаганнан соң гына шәхси консультацияләр үткәрелә.

— Код сүзе ярдәмендә пенсия яки социаль түләүләр күләме, шәхси счетның торышы яки ана капиталының калган өлеше турында шәхси мәгълүматлар алырга мөмкин. Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда, өстәмә идентификацион мәгълүмат кирәк булмая-чак. Шул ук вакытта башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта, паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын хәбәр итү кирәк. Код сүзе хәрефләр, саннар, сүзләр яки сүзтезмәләрдән торган теләсә нинди комбинациядән булырга мөмкин. Кирәк булса, аны алыштырырга мөмкин. Код сүзен Россия социаль фонды сайтындагы шәхси кабинет аша онлайн рәвештә, шулай ук фондның клиентлар хезмәтенә барып алырга мөмкин. Код сүзе буенча шәхси консультацияләрне 8-800-100-00-01 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратып алырга да була, — дип аңлатма бирә Лилия Заһитовна.


Нет комментариев