Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көне билгеле булды
Яңалыклар

Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көне билгеле булды

Республикада бу ике бәйрәм дә эшләми торган бәйрәм көн дип исәпләнә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү датасын билгеләгән указны имзалады.

Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Быел Ураза бәйрәме – 21 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнгән.

("Ватаным Татарстан")

Фото редакция архивыннан

 


Нет комментариев