Районда янгынга каршы махсус режим кертелә
Яңалыклар

Районда янгынга каршы махсус режим кертелә

Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә 14 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Махсус режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә, урман массивлары белән чиктәш торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3нче класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Бу кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланса, стационар телефоныннан — 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерларына хәбәр итүегез сорала.
Махсус режим кертелгән вакытта, таләпләрне үтәмичә, учак ягучыларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи затларга — 30 меңнән 60 мең, шәхси эшмәкәрләргә 60 меңнән 80 мең сумга кадәр административ штраф яный. Юридик затлар өчен штраф тагын да зуррак: 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.


Нет комментариев