Нинди аяк киеме ортопедик дип саналырга мөмкин?
Яңалыклар

Нинди аяк киеме ортопедик дип саналырга мөмкин?

Роспотребнадзор тәкъдиме

Ортопедик аяк киеме аяктагы анатомик үзгәрешләрне һәм кешенең статодинамик функциясе бозылуны исәпкә алып эшләнә. Мондый аяк киеме, кагыйдә буларак, махсус кибетләрдә һәм даруханәләрдә сатыла.

Әмма кулланучылар ортопедик аяк киеме эзләгәндә аларны гадәти аяк киеме кибетләрендә дә очратырга мөмкин. Роспотребнадзор кулланучылар игътибарын ортопедик аяк киеменең тиешле документлары булырга тиешлегенә юнәлтә. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 876нчы карары белән кабул ителгән «Җиңел сәнәгать продукциясе куркынычсызлыгы турында» техник регламент нигезендә тиешле раслаулардан башка «ортопедик» язуын күрсәтү рөхсәт ителми. Шуңа күрә сатыла торган аяк киеменең ортопедик булуын раслый торган документ (сертификат) сатып алучыга сатучы тарафыннан бирелергә тиеш.

Әгәр сатучы аяк киеменең мондый төр продукция өчен бирелгән стандартлар таләпләренә туры килүен раслаучы документлар бирүдән баш тартса, димәк, әлеге аяк киеменең чыннан да ортопедик булуына ышаныч юк.


Нет комментариев