Ниһаять, кар яуды!
Синоптиклар фаразы буенча атна ахырына кадәр карлы һава торышы саклана.
Быелгы кышның карлары көттереп кенә яуды. Озак көтеп алынган карга балалар гына түгел, хәтта олылар да сөенә. Күпләр кулларына көрәк алып урамга ашыкты. Иртән торып эшкә китүчеләр машиналарын кардан чистартып куйды.
Синоптиклар фаразы буенча атна ахырына кадәр карлы һава торышы саклана. Һава температурасына килгәндә, бүген көндез 4 градус, төнлә – 5 салкын булуы көтелә. Иртәгә, 11 декабрьдә тагын да җылырак – 2градус салкын. Болытлы һава вәгъдә итәләр.
Моңа кадәр булган җылылардан соң, шулай итеп, кышка да әкрен генә кереп барабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев