Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете гаиләсендә кызлары туды
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете гаиләсендә кызлары туды

Районда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә туган 23нче бала бу.

Бүген Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетенең хатыны бала тудыру йортыннан чыкты. Айрат һәм Наталья гаиләсендә озак көтелгән кызлары Оливия туды.

Бәхетле әнине ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина котлады. Ул Натальяга традиция буенча махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсендә бала туу уңаеннан 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бәхетле әти-әниләрне котлыйбыз! Айратка лаеклы хезмәт һәм җиңү белән гаиләсенә әйләнеп кайтуын телибез!


Нет комментариев