Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында, массакүләм мәгълүмат чараларының киң җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруы турында аерым тукталды.
"Җәмәгатьчелек фикере, бигрәк тә яшьләр арасында интернет ресурсының яңа медиасы, массакүләм мәгълүмат чаралары аша формалаша. Журналистлар, редакторлар һәм башка медиа тармагы эшлеклеләренең профессиональлеге, дөрес мәгълүмат җиткерү җаваплылыгын тоеп эшләүләре бик мөһим җәмгыятьтә яхшы атмосфера тудыруда. Халыкка оператив төстә дөрес, объектив мәгълүмат җиткерүдән, ялган, фейк хәбәрләр таралуга юл куймаудан, кешеләрнең медиаграмоталылыгын күтәрүдән безнең иминлек бәйле. Бу уңайдан төп роль "Татмедиа" республика агентлыгына бирелә"- дип ассызыклады ул үз мөрәҗәгатендә.
Нет комментариев