Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киләсе атнада «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында зәйлеләр үз мәдәниятен тәкъдим итәчәк

16 октябрьдә Зәй муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган бай программа белән Казанда чыгыш ясаячак.

Республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы үтә. Ул Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гадәтләр елына багышлана.

31 марттан 24 ноябрьгә кадәр Казанның 13 төрле мәйданчыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән бәйле үз программасын тәкъдим итә.

Зәйлеләр киләсе дүшәмбедә — 16 октябрьдә татар дәүләт «Әкият» курчак театрында үз программасын тәкъдим итәчәк. Биредә Зәй үзешчән сәнгать осталары һәм якташларыбыз катнашында зур бәйрәм булачак.

— Зәй муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшылырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган бай программа әзерләде. Мәдәни мирасны, милли ашларны, рус, татар, чуваш, керәшен халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Һәр кунак милли ашлар белән сыйлана алачак. Милли ризыклар әзерләү, палас туку, чигү буенча безнең уңган хатын-кызларыбыз мастер-класслар бирәчәк. Төрле күргәзмәләр эшләячәк. Зәй районы биләмәсендә яшәп килүче барлык халык сәнгате төрләре буенча да остаханәләр оештырыла. Шулай ук кунакларны зур концерт программасы көтә, — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев