Югары Пәнәче авылы мәдәният йортында балалар өчен хуш исле табигый балавыздан шәм ясау буенча мастер-класс уздырылды.

Гүзәл Габидуллина балаларга табигый балавызның файдалы сыйфатлары турында, нәрсәдән ясалганын аңлатып, авыл һәм авылга каникулга кайткан балалар өчен мавыктыргыч лекция сөйләде.
Һәр бала үз куллары белән хуш исле шәм ясады.

Булат мин аны әниемә бүләк итәм, диде, сөенеп. Ә кызлар бүген кичке ашны үзебез әзерләп, ашаганда бу шәмнәрне кабызабыз, дип үзләренең уйлары белән бүлештеләр. Зәлия алга таба үзем дә шундый шәмнәр ясаячакмын, дип белдерде.
«Балалар өчен бу мастер-класс үзенә бер төрле кызыклы чара булды. Безгә бик ошады, мондый чараларны күбрәк оештырсагыз иде, дип теләкләрен дә әйттеләр», — ди Гүзәл Габидуллина.
Гүзәлнең моңа кадәр балалар белән мастер-класслар үткәргәне булмаган. Бу чарадан ул да канатланып кайтып киттем, ди.
Шул рәвешле, Югары Пәнәчедә балаларның җәйге яллары файдалы һәм кызыклы уза.
Нет комментариев