Челтәр үрүче апалар аларның һәрберсе белән күз яшьләре аша кочаклап күреште.
14 мартта Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр янына махсус хәрби операция ветераннары, ялга кайткан хәрби егет кунакка килде. Әлбәттә, алар әлеге игелекле эш башкаручы апаларга рәхмәт әйтер өчен килгән иде. Хәрби зонада маскировка челтәрләренең алар өчен иңң кирәкле әйберләрнең берсе булуын белдерде алар.
“Иске Зәй яшьләр үзәге ишекләре ябылмый: биредә бер төркем хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә 14 мартка 751 маскировка челтәре үреп хәрби зонага озатылды”, - ди “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.
Челтәр үрүче апалар хәрби егетләрнең үзләре янына килүенә бик шатланды. Мондый очрашулардан соң бергә зур көч булуны, уртак җиңү өчен зур эш башкаруны аңлыйсың, ди алар.
Хәрбиләр рәхмәт йөзеннән игелекле йөрәкле апаларга аларны дошман күзеннән саклау өчен челтәр үрү эшен туктамауларын үтенде. Ә маскировка челтәрләре үрүче апалар барлык сугышчыларыбызның туган якка исән-имин кайтуларын теләделәр.
Нет комментариев