Иске Зәй яшьләре хәрбиләргә хат яздылар
Яңалыклар

Иске Зәй яшьләре хәрбиләргә хат яздылар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә «Солдатка хат» патриотик акциясе узды.

Акция  кысаларында үзәккә йөрүче яшүсмерләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә хат яздылар. 

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар, яшьләр тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. 

Хатларында алар Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр, алар белән горулануларын, туган якка тизрәк исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр. 

Ә хәрбиләр саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә ул хатларны. 

“Мондый акцияләрдә катнашу яшьләрдә җаваплылык һәм патриотизм хисе тәрбияли”, - ди үзәк белгечләре.

Фотолар үзәктән.


Нет комментариев