Иске Зәй балалары белән ватанпәрвәрлеккә багышланган чара узды
13 мартта Зәйнең “Каенкай” балалар бакчасы диварлары «Жасмин» төркеме тәрбияләнүчеләренең тавышларына күмелде.
Алар Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы тарихы белән зур кызыксыну белән таныштылар.
«Балалар, сугыш нәрсә ул, сез беләсезме?» — менә шундый сораудан башланды, Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырган бу кызыклы чара. Гади һәм аңлаешлы итеп, кечкенәләр сугыш вакытында берәүләр фронтта корал тотып сугышкан, ә икенчеләре тылда ярдәм иткән, Җиңүне якынайткан.
Балалар бу авыр елларда үзләреннән кечерәкләр дә уртак эшкә үз өлешләрен кертүен белделәр.
Заманнар бәйләнешен тояр өчен чын музей экспонатлары ярдәм итте.
“Очрашуның иң мавыктыргыч мизгеле уртак иҗат булды. Чараны оештыручылар һәм «Жасмин» төркеме тәрбиячесе Рузалия Кузьмина җитәкчелегендә кечкенәләр чын кисет ясадылар, аны үзләренең рәсемнәре белән бизәделәр, эченә үзләре язган хат салдылар. Моннан тыш, балалар Җиңү көне конкурсы өчен рәсемнәр әзерләделәр”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Фәридә Иноятова.
Мондый чаралар белем бирү генә түгел — алар балаларның йөрәгендә ватанпәрвәрлек, тарихка хөрмәт һәм Җиңүнең нинди бәягә ирешелгәнен аңлау нигезләрен салырга ярдәм итә.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев