Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ил батырларын хөрмәтләп, веломарафонга яшьләр күпләп кушылды

Районыбызда Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган үзенчәлекле чараларның берсе булган веломарафон акциясе бүген - 5 майда оешкан төстә узды.

Район яшьләр эшләре идарәсе башлангычы белән оештырылган акциягә катнашырга теләк белдерүчеләр күпләп җыелды. Велойөреш «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданнан страт алып Энергетиклар урамы, Нефтьчеләр проспекты, Ленин, Никифоров, Рәфыйков урамнары аша үтеп Җиңү Бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында тәмамланды.

- Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан батыр сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә оештырылган бу сәламәтлек акциясенә төрле яшьтәге зәйлеләрнең, бигрәк тә яшьләребезнең күпләп кушылуы куанычлы күренеш. Безнең бу акциябез хәзерге вакытта ил иминлеген саклаучы солдатларыбызга да теләктәшлек белдерү максатын күздә тота, - ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин.

Велойөрешкә күпләрнең гаиләләре белән килүе куанычлы. Мәсәлән, шәһәрдәшебез Леонид Мачтаков традицион велойөрештә һәр елны катнаша, быел исә ул үзе белән өч яшьлек улы Арсенийны да алып килгән. 
- Бөек Ватан сунышын минем бабам Леонид Яковлевич Мачтаков үткән. Быел аңа тиздән 100 яшь тула. Миңа исемне аның хөрмәтенә кушканнар, шуңа күрә бабам юлын мин лаеклы дәвам итәргә бурычлы, - ди  сугыш ветеранының оныгы.

Веломарафонда катнашучылар барысы да бу акциянең алга таба да дәвам итүен теләделәр.

Ирина Смирнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев