Икенче Бөгелдедә мунча янган
Яңалыклар

Икенче Бөгелдедә мунча янган

8 декабрьдә 17 сәгать 56 минутта 88нче янгын-коткару часте Икенче Бөгелдедә янгын чыгуы турында хәбәр ала.

Биредә Пушкин урамында бер шәхси хуҗалыкта кирпеч мунча яна.

«Янгында сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара», — дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.


Нет комментариев