Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларга – космос турында

Космонавтика көне якынлашу уңаеннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә шәһәрнең 3нче V сыйныф укучылары катнашында “Бу бары тик космос” дигән танып белү - уен программасы үткәрелде.

Чара Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә һәм кешенең беренче тапкыр ачык космоска чыгуына 60 ел тулуга багышлап оештырылды. 

«Анда  укучылар беренче тапкыр ачык космоска чыккан Совет космонавты Алексей Леонов, хатын– кыз космонавтлар, Зәй районының Иске Тәкмәк авылына төшкән Чернушка исемле эт турында мәгълүмат тыңладылар. Шулай ук кешенең космоска беренче очышы турында искә төшерделәр, беренче космик корабльләр барлыкка килү тарихы, очышларга әзерлек ничек уза, космонавтлар нәрсә белән туклана һәм йолдызларга очу өчен нинди күнекмәләр  кирәклеген белделәр. Балалар, кешенең космоска беренче очышы, Кояш системасы, серле йолдызлар һәм ерак планеталар турындагы сорауларга уңышлы җавап биреп, викторинада бик мавыгып катнаштылар», - диде китапханәче Эльза Әхмәтшина.

фотолар үзәк китапханәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев