Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Авылларда асфальт юл

Татарстан Республикасы Рәисе башлангычы белән быел республика авылларында үзәк урамнарны асфальтлау буенча яңа программа старт ала.

Зәй районында җитәкчелек тырышлыгы белән әлеге программа нигезендә өч авылда юлларны ясау проекты эшләнгән. Кичә махсус комиссия әнә шул проектларны карау, кайбер мөһим үзгәрешләр кертү максатында, үзәк урамнарына асфальт җәю планлаштырылган Чыбыклы, Якты Күл, Александр Бистәсе авылларында да булды. Чыбыклыда яңа программа буенча Совет, Кызылармияче, Яшьләр урамнарын төзекләндерү нечкәлекләре каралса, Якты Күлдә Ленин урамы юл челтәрләрен яңарту күздә тотыла. Ә Ал. Бистәсендә олы юлдан авылга керүче урам челтәре төзекләндереләчәк. Бу яңа программага Иске Зәй бистәсенең Орджоникидзе урамын кертү дә планлаштырылган. Чөнки Орджоникидзе, район башлыгы ассызыклавынча, Зәйнең тарихи урыны булган бистәдә төп урам булып тора.

«Районга туристлар килеп, тарихи урыннарны караганда да, йөзебезгә кызыллык килерлек булырга тиеш түгел. Аннан соң, биредә яшәүче халык та заманча шартлардан файдаланырга тиеш», — диде ул.

Авыл урамнарын асфальтлау буенча фикерләшүләр нигезендә өстәмә эш күләмнәре дә билгеләнде.

Якты Күлдә комиссия әгъзалары мәдәният йортында урнашкан авыл советы бүлмәләренең сыйфатлы төзекләндерелүен дә билгеләде.

Ә Ал. Бистәсе авылы мәктәбендә «Таяну ноктасы» кабинетларының заманча таләпләргә яраштырып башкарылуы соклану тудырды. Мәктәп директоры Резидә Зайцева белдерүенчә, биредә укучыларга физика һәм химия буенча махсус лабораторияләрдә эшләү мөмкинлекләре тудырылачак.

— Республикабыз Рәисе илдә нинди генә катлаулы шартлар булуга карамастан, бер генә дә социаль прграмманы калдырмаска, дигән шарт куйды. Безнең районда да мөмкин булган барлык программалар да гамәлдә. Быел әле проектларны хуплау, аларга финанс бүлү эшләре дә тиз башланды. Инде менә районда күп программалар буенча эшләр март башыннан ук старт алды. Бүген без һәр объектта эшләр торышы белән таныштык. Капиталь төзекләндереләчәк 21 күпкатлы йортларның кайберләрендә түбәләрнең, подъездларның ясалуын күрдек. Быел күпкатлы йортларга тәгаенланган суммага өстәмә рәвештә республика Рәисе ярдәме белән тагын 56 миллион сум җәлеп итү мөмкинлеге туды. Шул суммага без 17 подъездны төзекләндерүне планлаштырдык, 7-8 йортта өстәмә рәвештә фасадларны карау, 4-5 йортта түбәләрне ясау өстәлде. Ә „Безнең ишегалды“ республика программасы буенча инде без 175 ишегалдын заманчалаштырдык, быел тагын 14 ишегалды төзекләнә, шул рәвешле 189 шундый объект колачлана. Барлыгы 650 миллион сумлык эш башкарыла. Рөстәм Нургалиевичка рәхмәттән башка бер сүз дә юк, быел әлеге программа шуның белән төгәлләнә.

Билгеле булганча, без хәзер Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнәбез, 2027 елда шәһәрнең 375 еллыгын каршылау планы белән яшибез. Юбилейларга шәһәрне күркәм яңартып килү күздә тотыла. Быел шәһәрнең Җиңү проспектында 60 миллион сумлык төзекләндерү эшләрен башкарачакбыз, бу асфальт юлны, тротуарларны да, яктырту элементларын да үз эченә ала. Октябрь урамында 1200 метр чамасы озынлыкта канализация челтәре алышыначак. Берничә урамда 3 км. арада суүткәргечләр алыштырыла. Быел әле авыл халкын сөендерә торган яңа программа гамәлгә керә, ул үзәк авыл урамнарын асфальтлау буенча, аңа безнең район өчен 220 миллионга якын лимит куелды. Ә Бигеш авылында без „Чиста су“ программасы буенча суүткәргечләрне тулысынча алыштырачакбыз. Җәй буена күрәсез эшләр җитәрлек, боларның барысын да 30 августка -Республика, шәһәр көненә төгәлләү бурычы куела, — дип йомгак ясады Разиф Кәримов юл, капиталь төзекләндерү, социаль объектларны сафка бастыру мәсьәләләре буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев