Зичәбаш егете Жуков медале белән бүләкләнгән
Андрей Василькин үз гомере бәрабәренә Башкортстаннан булган хәрби хезмәткәрне коткарып кала. Ул биргән хәрби антына тугры калып, 42 яшендә батырларча һәлак була.
«Зичәбашым — җаным ял итә, иркен һәм җиңел сулый торган урын ул. Минем авылым табигатьнең искиткеч матур җирендә урнашкан. Болыннарда үсүче төрле төстәге матур чәчкәләре, файдалы үләннәре, әрем, нарат исе — барысы да күңелгә шундый ягымлы, сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Авылда гына мин шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәм. Биредә минем якын кешеләрем яши һәм һәркайчан мине кочак җәеп каршы алалар».

Бу Зичәбаш авылы егете, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Андрей Василькин сүзләре. Туган ягын бик яраткан ул.
Андрейның балачагы Зичәбәш авылында үтә. Һәр каникулын ул бабасы — Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Михайлович белән әбисе Александра Наумовна Капитоновлар янында үткәрә. Авыл малайлары белән елгада су коена, балык тота, болын-урманнардан җиләк, гөмбә җыя. Ә кичләрен бабасының Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгы турында сөйләгәннәрен тын калып тыңлый. Болар барысы да Андрейда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияли һәм ил сакчысы булырга этәргеч бирә. Һәм ул үзенең тормышын хәрби эш белән бәйләргә карар итә: 2003 −2005 елларда контракт буенча хезмәт итә. Чечнядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Хезмәте тәмамлангач, Чаллыга кайтып, эшкә урнаша. Сөйгәне Юлия белән ныклы, тату гаилә коралар. Гаиләдә өч бала — Жанна, Роман, Дмитрий үсә.

Авырлык килгәндә илебез батыр улларына таяна. 2022 елның 22 июлендә Андрей Федорович «Тимер» батальонына кушылып, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Ватанга куркыныч янаганда читтә кала алмый ул.

Работино торак пунктын азат итүдә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен ефрейтор Андрей Василькин Жуков медале белән бүләкләнә. 2024 елның октябрендә аларның шәхси составы хәрби заданиега китә. Андрей наводчик һәм экипаж командиры була. Юлда дрон-камикадзе очып килә, якташыбыз үз гомере бәрабәренә Башкортстаннан булган хәрби хезмәткәрне коткарып кала. Ул биргән хәрби антына тугры калып, 42 яшендә батырларча һәлак була.
.jpg)
Андрей Василькин — чын каһарман, Ватан сакчысы. Аның тормышы — Ватанга хезмәт итүнең тугры мисалы. Ул үз тормышы бәрабәренә киләчәк буынның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәште. Аның каһарманлыгы күп буыннар өчен батырлык үрнәге булып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев