Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Зәйнең батыр егетенең медале әти-әнисенә тапшырылды

«Зига» позывноен йөртүче Яңа Мәлем авылы егете махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале белән бүләкләнгән.

Бүген махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуда медаль Рамилнең әти-әнисенә тапшырылды. 
Рамил мобилизация кысаларында илебез чикләрен сакларга китте. Авылда туып үскән, хезмәт белән чыныгып үскән егет авырлыклардан курыкмый. Үзен чын Ватан сакчысы итеп күрсәтә. Көрәшче егет тә әле ул. 

Улларының медален район башлыгы Разиф Кәримов хәрби егетнең әтисе Әбләис Сәмигуллович белән әнисе Расиха Зөфәровнага тапшырып, шундый батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

-Дөньяларыбызның тыныч булуын, улларыбызның исән-сау кайтуларын телим, — ди Расиха апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев