Зәйнең 7нче мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашкан егет белән очрашу узды
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее махсус хәрби операциягә багышланган чаралар циклын дәвам итә.
16 гыйнварда музей хезмәткәрләре 7нче мәктәптә «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз» дигән патриотик чара үткәрделәр.
Чарага махсус хәрби операция ветераны Андрей Цивиков чакырылды.

Андрей Викторович махсус хәрби операциядә сержант званиесендә хезмәт иткән, «Старый» позывноен йөрткән. Ул 2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнгән, 2023 елда яраланган.
Укучыларга чара барышында дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек булган якташларыбыз турында слайдлар күрсәтелде. Шулай ук батыр хәрбиләребез белән бергә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүче Зәй волонтерлары турында да сөйләделәр, Кама аръягының иң эре берләшмәсе — «Zаинск с Vами» цехларында җитештерелгән продукцияне күрсәттеләр.

Чарада катнашучылар махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
-Укучылар хәрби бурычын үтәүче геройларга багышлап язылган «Письмо мужу» шигырен дулкынланып тыңладылар. Чарага «Тыл һәм фронт бердәм» күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. 7нче мәктәп актив волонтерлык хәрәкәте алып бара, укучылар пижамалар тегәләр, окоп шәмнәре өчен калай банкалар җыялар, госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләргә уңайлы булсын өчен карават өстенә куелучы өстәлләр ясыйлар. Чарадан соң укучылар үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар, — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
7нче мәктәптә укучыларның да әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша. Мәктәптә барлыгы шундый 23 әти бар һәм ОБЖ укытучысы Сергей Иванович та мобилизация буенча Ватан сагына басты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев