Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйнең 3нче мәктәбендә безнең заман герое белән очрашу узды

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган Хәтер эстафетасын дәвам итә.

 17 апрельдә 3нче мәктәптә музей хезмәткәрләре «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз» дип исемләнгән күңелгә үтеп керерлек патриотик чара үткәрделәр. Чарага кунак итеп махсус хәрби операция ветераны, сержант Андрей Цивиков чакырылды.

Андрей Викторович укучыларга неонацизмга каршы көрәштә махсус хәрби операциянең әһәмияте турында сөйләде. Ул хәрби хезмәткәрләрне җиңүгә илгә һәм ватандашларга чиксез мәхәббәт, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге рухландыра, дип ассызыклады.

«Андрей Цивиков армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтү кирәклеген аерым билгеләп үтте. Укучыларга махсус хәрби операциядә катнашучылар белән беррәттән Зәйнең фидакарь волонтерлык хәрәкәтләре турында да сөйләдек. Кама аръягының иң эре волонтерлар берләшмәсе — „Zаинск с Vами“ цехларында үрелгән маскировка челтәрләре, хәрбиләр өчен тегелгән „Химера“ костюмнары һәм башкалар күрсәтелде», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев