Зәйдә Россия Герое Сергей Чебневка истәлек билгесе ачылды
Бүген Сергей Владимирович Чебнев белем алган Зәйнең 2нче мәктәбендә истәлек билгесен ачу тантанасы булды.
Герой исеменә Сергей Чебнев 2024 елның августында Курск өлкәсендәге бәрелешләрдә лаек була. Подполковник 12 көн буена, төрле буйсынудагы өч полкның шәхси составы белән командалык итеп, ВСУ подразделениеләре бәреп кергән Суджа шәһәре янындагы мөһим плацдармны саклап калу максаты белән Малая Локня торак пунктын саклый. 18 августта дошман десантына подразделениеләр тылында ныклап урнашырга ирек бирмәс өчен Сергей Чебнев шәхсән үзе штурм группасының контратакасын җитәкли. Бәрелешләр вакытында төркем минометлар һәм дрон-камикадзе уты астына эләгә һәм подполковник алган авыр җәрәхәтләреннән һәлак була. Үз гомерләрен безнең азатлык өчен биргән каһарманнарның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.
Истәлек билгесен ачу тантанасында Геройның әнисе Ольга Константинова, район җитәкчелеге, укучылар һәм педагоглар, зәйлеләр катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, киләчәк буыннарның тыныч тормышы өчен үз гомерләрен биргән геройлар турында хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
-Ольга Константиновна, Сез илебезнең чын патриотын үстергәнсез. Без шундый Герой якташыбыз беллән горурланабыз. Безнең төп бурычыбыз – аны истә тоту, батырлыклары турында истәлекне мәңгеләштерү, - диде чыгышында Разиф Галиевич.
Сүз Геройның әнисе Ольга Константиновнага да бирелде.
-Сергей үз иленең чын патриоты булды. Сезгә минем улымны шулай зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт. Курск өлкәсенә дошман бәреп кергәндә, Сергейлар Курск атом-электр станциясен сакладылар. Безнең хәрбиләребез аны саклап калдылар, юкса бик зур фаҗига килеп чыгар иде. Сергей әлеге мәктәптә 7 ел укыды. Укучыларга безнең геройлардан үрнәк алырга, безнең улларыбыз кебек илебезнең үз патриотлары булырга чакырам, - диде ул.
2нче мәктәп укучысы, Россия Герое Сергей Чебневның исеме мәңгелеккә дан һәм батырлык китабына кертелгән. Зәйдә дә аның истәлегенә Җиңү көне алдыннан банерлар куелды. Хәзер 2нче мәктәп стенасына куелган истәлек билгесе тынычлыгыбыз һәм азатлыгыбыз өчен көрәшүче авыр сынауларны үткән якташыбызны онытмаска чакыра.
Илнар Идиятов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев