Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйдә махсус хәрби операция ветераны балалар белән очрашты

“Салават күпере” бакчасында тәрбияләнүчеләр янына кунакка хәрби хәрәкәтләр ветераны, күкрәген “Хәрби батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Чик буе хезмәтендә аерымлык өчен” медальләре бизәүче Евгений Ильин килде.

Евгений Ильинның энесенең кызы Эвелина әлеге балалар бакчасына йөри. Эвелина очрашу вакытында герой абыйсы янында зур горурлык белән утырды.  Кызның әтисе дә махсус хәрби операциядә катнаша.

Балаларның хәрби абыйларына сораулары күп иде. Аларны хәрби зонадагы барысы да кызыксындырды. “Ә сез анда нәрсә ашыйсыз?”, “Танкка ничек утыралар?”, “Украина танкы белән рус танкы ничек аерыла? Сез аны каян беләсез?” Балаларның янәшәләрендә көчле, батыр ил сакчысы басып торуыннан күзләре балкыды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар беренче авыздан махсус хәрби операциянең әһәмиятен, илнең төрле почмакларыннан балалардан хатлар алганда сугышчыларның кичергән хисләрен, сугышчан рухларын белделәр.

Евгений Иванович балаларны туган илне яратырга, тәртипле,  көчле, кыю, намуслы булырга омтылырга чакырды.

Ул махсус хәрби операция башлангач та үз теләп Ватан сагына баса. Яралану сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителгән. Бүгенге көндә ГРЭСта хезмәт куя.

-Миңа бу тормышка яраклашырга яраткан хезмәтем, балалар белән очрашуларга йөрү ярдәм итә. Киләчәк буын тыныч тормышта яшәсен, сугышлар кабатланмасын иде дип телим, - диде Евгений Ильин.

Очрашуда бакча коллективы тарафыннан махсус хәрби операциядәгеләргә әзерләнүче гуманитар ярдәм,  хәрби техникалардан күргәзмә дә тәкъдим ителде.

Хәрби техникадан күргәзмәне әлеге бакчага йөрүче Агата Федорованың бабасы әзерләгән.

-Мин хәрби техника модельләрен әзерләү белән шөгыльләнәм. Бу күргәзмәгә куелган барлык техника да махсус хәрби операция зонасында кулланыла. Мин аларны 3Д принтерында чыгарам. Һәр модельнең реаль прототибы бар. Алар радиоуправление белән хәрәкәткә китерелә, - дип Александр Константинович һәр хәрби техникага характеристика биреп чыкты.

Малайларга радиоуправление белән хәрәкәт итүче машиналарны йөртеп карау мөмкинлеге дә бирелде.

“Салават күпере” бакчасының өлкәннәр төркеме “Аты-баты шли солдаты” район конкурсында грантка лаек булганнар. Аларны зур җиңүләре белән Евгений Ильин котлап, Мактау грамотасы тапшырды.

Мондый очрашуларның әһәмияте балаларда патриотик хисләр тәрбияләүдә бәяләп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев