Зәйдә чечен сугышында һәлак булган егетләрне искә алдылар
Бүген Чечняда хәрби бәрелешләр башлануга 30 ел тулды.
1994 елның 11 декабрендә Россия гаскәрләренең беренче эшелоннары Чечен Республикасы территориясенә конституцион тәртипне торгызу өчен кертелде.
Бүген әлеге дата уңаеннан туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең VIII “А” сыйныфы укучылары белән батырлык дәрес үткәрелде.
“Чара барышында укучылар чечен конфликтының алшартлары турында белделәр, якташларыбыз-хәрби хәрәкәтләр ветераннары турында презентация карадылар”, - ди музей хезмәткәре Юлия Бутакова.
Зәйнең 442 егете хәрби бурычын Чечен җирендә үтәде. Зәй бу сугышта лачын кебек өч ир-егетен – Валерий Николаевич Утяганов, Алексей Сергеевич Чернов, Валентин Иванович Скобелевны югалтты. Әлеге яшь егетләр үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр, биргән антларына тугры калдылар һәм үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнделәр.
Чечен сугышында катнашкан егетләрнең күбесе бүгенге көндә Ватаныбыз чикләрен саклап, махсус хәрби операциядә катнаша.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев