Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй хәрбие: «Күзләрегез бәхеттән балкып торсын»

«Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар» акциясен 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән бәйләп дәвам итәбез.

«Медведь» позывноен йөртүче Зәй егете контракт буенча Ватан сагына баскан. Район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган егет 2018 елдан хәрби хезмәттә. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә Виталий 2023 елда Донецк Халык Республикасына командировкага җибәрелә. Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Егеткә яу кырында күп тапкырлар сугышчан иптәшләрен коткарырга туры килгән.

— Анда бу без көндә очраша торган гадәти хәл. Иптәшләрең яраланганда тиз арада ярдәм күрсәтеп эвакуацияләргә кирәк. Үзем дә ике мәртәбә яраландым, — ди егет.

Аягы яралану сәбәпле, ул бүгенге көндә туган якта реабилитация уза. Тиздән район хәрби комиссариатында эшли башлаячак.

«Кадерле хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Кайгы-хәсрәт күрмәгез, күзләрегез бәхеттән балкып торсын», — дип теләкләрен юллый гүзәл затларга хәрби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев