Зәй хәрбие: «Яңа ел илгә тынычлык алып килсен»
Зәйдән «Чижик» позывноен йөртүче егет 33 яшендә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
«Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне узмасам да, илебез өчен авыр вакытта читтә кала алмадым: 2024 елның апрелендә махсус хәрби операциягә киттем. Үзем өчен шундый карар кабул иттем һәм бернәрсәгә дә үкенмим», — ди Сергей.
Егет гуманитар ярдәм җибәргән якташларына рәхмәт әйтә. Посылкалар барысы да килеп җитә, анда безнең иң кирәкле әйберләрнең берсе — маскировка челтәрләре, ди.
Ялга кайткач Сергей сөйгәне Аделинага тәкъдим ясаган. Кыз риза булуын белдергән.
«Безне 7 ел элек уртак дустыбыз таныштырды. Башта бары тик дус идек, аннары мәхәббәт хисләре барлыкка килде. Махсус хәрби операция зонасында барысы да башкача кабул ителә, якын кешеләр, гаиләнең үзең өчен кадерле булуын бик яхшы аңлыйсың. Шуңа күрә ялга кайтуымның беренче көннәрендә үк Аделинага тәкъдим ясадым», — дип сөйли Сергей.
Алар 16 декабрьдә Зәй ЗАГСында рәсми рәвештә никахларын теркәгән. Тиздән Сергейның хәрби зонага китәр көннәре җитә.
— Мин зәйлеләрне, якыннарымны яккынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сәламәтлек, иминлек телим, Яңа ел илгә тынычлык алып килсен. Ә Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак! Безгә ышаныгыз, безне көтегез! — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев