Зәй укучылары хәрби егет белән очрашты
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 6нчы мәктәптә «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз» дип аталган патриотик чара үткәрделәр.
Укучылар белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы «Әхмәт» позывноен йөртүче егет, «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова килде.
«Мәктәпләрдә без еш патриотик форматтагы очрашулар оештырабыз. Бу буыннар очрашуы гына түгел, ә мөһим вакыйгаларда катнашучы геройларыбыз авызыннан тарихны белү мөмкинлеге дә», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
«Әхмәт» махсус хәрби операциядә катнашкан, хәрби хәрәкәтләр ветераны. Ул Ватан сагына басып, сугышчан иптәшләре белән бергә Җиңү тарихын яза.
Укучыларның сезне махсус хәрби операциядә нәрсә катнашырга этәрде, дигән соравына ул: «Ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмыйча, патриотик бурычымны үтәргә киттем», — дип җавап бирде. Әлбәттә, фронт линиясендә хәрбиләр туган якны сагыналар. Якташларыннан килгән хатлар һәм посылкалар аларга алга таба көрәшергә көч бирә. «Әхмәт» чыгышында волонтерларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев