Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Зәй студентлары белән безнең заман геройлары турында сөйләштеләр

Ватан Геройлары көне уңаеннан Зәй политехника көллиятендә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз!» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында сөйләштеләр. Алар, Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән бабаларыбыз кебек үк, заманыбызның яңа геройлары. Студентлар белән очрашуга хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашкан кече лейтенант Георгий Борисов, «Zаинск C Vaми» волонтерлар хәрәкәтеннән Ксения Дятлова, Татьяна Шабаева килде.

Студентларга махсус хәрби операциядә катнашучы якташларының батырлыклары турында сөйләделәр. Араларыннан «Заинск» позывноен йөртүче егет фидакарьлеге һәм шәхси батырлыгы өчен дүрт дәүләт бүләгенә лаек булган: шуларның берсе — Жуков медале. Ә Денис исемле егет хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен өч 3 медаль белән бүләкләнгән: дәрәҗәле бүләкләре арасында Суворов медале дә бар. Сергей Скибин күп мәртәбә яралы сугышчыларны яу кырыннан алып чыккан, бу курку белмәс, кыю адымы өчен «Батырлык өчен» медален алды. Зәй егете, батальон командиры Николай 13 медаль белән бүләкләнгән.

Һәр солдатның ышанычлы тылы бар. Мобилизациядән соң Зәйдә хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүче бик күп мәрхәмәтле йөрәкле кешеләр берләште. «Zaинск C Vaми» волонтерлар хәрәкәте — Кама аръягындагы эре төркемнәрнең берсе. Әлеге төркем белән Елена Хисаметдинова җитәкчелек итә. Волонтерлар - фронтка ничек ярдәм итүләре, Георгий Борисов хәрби юлы турында сөйләде, студентларга армиягә барудан курыкмаска, аларны үз илләренең чын патриотлары булырга чакырды.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев