Зәй яшьләре махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты
Бүген Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы, «Паштет» позывнойлы хәрби белән очрашу узды.
Ул яшьләр белән сугышчан шартларда алган тормыш тәҗрибәсен уртаклашты. Бу очрашу яшь буынга шәхес буларак формалашуда мөһим сыйфатларны барларга, патриотик хисләрне ныгытырга ярдәм итте.

Хәрби, солдат тормышы, нинди шартларда хәрби бурычларны үтәү турында сөйләде. Ул сугышчан иптәшләре арасында барлыкка килгән туганлык хисләре турында һәм шушы тойгының иң авыр шартларда аларны ничек тотуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Яшьләр авыр вакытларда мотивацияне һәм позитив халәтне ничек саклап калу турында кызыксынып, сораулар бирделәр. Ир егет якыннары һәм фикердәшләренең рухи ярдәме, шулай ук үз принципларына ышану сынауларны җиңәргә ярдәм итүен әйтте. Очрашу азагында катнашучылар үз фикерләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев