Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй гимназиясе укучылары безнең заман герое белән очрашты

Зәй музее махсус хәрби операциягә багышланган чаралар циклын дәвам итә.

23 гыйнварла туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Ринат Фәрдиев исемендәге таатр гимназиясендә «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз» дип исемләнгән патриотик чара үткәрделәр. Чарага махсус хәрби операция ветераны Андрей Цивиков чакырылды. 

Андрей Викторович хәрби зонада «Старый» позывноен йөртә. Ул мобилизация буенча Ватаныбыз сагына баскан. Яралану сәбәпле, ул хәзер махсус хәрби операциядә катнашмый. 

Ул укучыларга неонацизмга каршы көрәштә махсус операциянең әһәмияте, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Хәрби егет ассызыклаганча, сугышчыларны туган илгә һәм ватандашларга мәхәббәт берләштерә, ә барлык авырлыкларны җиңәргә якыннарының һәм барлык россиялеләрнең ярдәме һәм җиңүгә ышанычы ярдәм итә.

«Андрей Викторович армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү зарурлыгын билгеләп үтте. Шулай ук укучыларга махсус хәрби операциядә катнашучылар белән беррәттән Зәйнең волонтерлык хәрәкәтләре турында да сөйләдек», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев