Зәй егете Суворов медале белән бүләкләнгән
Бүре-Сарай авылы егете Артур Терешин махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары, фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен «Суворов», «Миналардан арындырган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, «Батырлык өчен» күкрәк билгеләренә лаек булган.
Артур Александрович Түбән Кама шәһәрендә туган. Аңа 5 яшь булганда гаиләләре районыбызның Бүре-Сарай авылына күченә. Иске Тәкмәк авылы мәктәбен тәмамлап, егет Зәйнең 98нче һөнәр лицеенда һөнәр үзләштерә. Ватан алдындагы хәрби бурычын башта 6 ай Мәскәү шәһәрендә, аннан, контракт төзеп, Псков шәһәрендә 104нче гвардия полкының һава десанты дивизиясендә үти. Запаска чыккач, туган ягына кайта. Видеокүзәтү системалары урнаштыру буенча эшкә урнаша.
Авырлык килгәндә Ватаныбыз батыр улларына таяна. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Артур Александрович повестка сорап, үзе хәрби комиссариатка бара. Егеттә курку хисе булмый. Монда хәрби тәҗрибә булу да ярдәм итә.
«Авылдаш егеткә повестка килгәч, ил өчен кыен вакытта читтә кала алмадым. Икенче көнне үк сеңлемнең ире белән икәүләшеп хәрби комиссариатка барып, Ватан сагына басарга әзер булуыбызны белдердек. 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә киттек», — дип сөйли Артур.
Махсус хәрби операция зонасында ул сапер-разведчик булып хезмәт итә. Хәрби зонада күсәткән батырлыклары, кыюлыгы, хәрби заданиеләрне уңышлы үтәгәне өчен Артур Терешин дәүләт бүләге — «Суворов» медале, Россия Оборона министрлыгыннан «Миналардан арындырган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, «Батырлык өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Әмма 2024 елның 1 августында язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыккан: чираттагы сугышчан бурычны үтәгәндә пехота минасы шартлап, Артур аягын өздерә. Аны тиз арада эвакуациялиләр. Гуровскида дәваланганнан соң, Ростов госпиталенә озаталар. Хәзер Моздок госпиталендә дәвалана, протезлаштыру көтә.
Егет төшенкелеккә бирелми. Кәефе хәрбиләрчә! Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев