Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй егете сугышчан иптәшләренең гомерен саклап калган

Имәнлебаш егете Эльвир махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Егет хәрби зонада «Тень» позывноен йөртә. 

Район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы егет иптәшләре махсус хәрби операциягә китә башлагач, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый. 2023 елның октябрь аенда, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Ватаныбыз сагына баса.

Хәрби бурычын Эльвир лейтенант званиесендә намус белән фидакарьләрчә кыю үти. Хәрби зонада күп кенә авырлыкларга, хәтта тормышка куркыныч янаган очраклар да була. Бервакыт дошманның көчле һөҗүменә дучар булып, роталарындагы күп кенә солдатлар яралана. Эльвир сугышчан иптәшләренең гомерен саклап калу өчен, эвакуациягә чыгарга приказ бирә. Ә үзе каты яраланган иптәшен яу кырыннан алып чыга. Шул вакытта үзе дә нык яралана. Гомерләрен саклап калганы өчен, команда составындагы һәрбер солдат аңа бүген дә рәхмәт сүзләрен җиткерә. 

Эльвир яраланганнан соң госпитальдә дәваланып чыга. Бүгенге көндә янә махсус хәрби операция зонасында бурычын үти.
Өйдә аны әнисе, тормыш иптәше Лилия, кызы Азалия, улы Алмаз сагынып көтә.

«Бар теләгебез — махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребез исән-сау булып, туган якларга әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә һәрберсен саклап йөртсен», — ди Лилия.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев