Зәй егете 21 яшендә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән
Данилга хәзер 23 яшь, егет инде икенче мәртәбә контракт төзегән.
Егет «Мажор» позывноен йөртә. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәсә дә, 21 яшендә контракт төзегән.
Егет махсус хәрби операция башыннан ук илебез сагына басарга тели. Аның әтисе «Моряк» мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Ул — хәрби диңгез флоты ветераны, хәрби зонада рота командиры булып хезмәт итә.

-2022 елда Данил хәрби комиссариатка килде дә минем хезмәт итәсем килә, әмма чын ир-егетләрчә, дип үз фикерен белдерде. Мин аны үгетләргә тырышып карадым, ләкин ул үз карарыннан чигенмәде. Беренче контракты беткәч, икенчесен төзеде, — ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
Хәзер хәрби зонада алар әтисе белән бергә хезмәт итәләр. Данил әтисенә дә контракт төзүе турында әйтми.
-Мин шундый карар кабул иттем һәм аны факт алдына куйдым. Хәрби частьтәге сугышчан иптәшләрем дә минем командирның улы булуым турында белмәделәр. Әти миңа башкалардан аерып карамый, мин моны көтмәдем дә, — ди Данил.
«Мажор» хәрби зонада батырларча биргән антына тугры булып хезмәт итә.
Аларның анда булуы бу инде зур батырлык. Данил хезмәт итә торган частькә Зәйдән гуманитар ярдәм белән мотоцикл җибәрелгән. Ул шушы мотоциклда ничек сугышчан дусларына ярдәм итүе турында сөйләде. Хәрби заданиедагы егетләрнең бензиннары бетә. Ял көне булса да, бензин, газ, су алып, мотоциклда камикадзелар астында үз тормышын куркыныч астына куеп аларга бу кирәкле әйберләрне китереп җиткерә ул.
Шунысын да әйтик, Данил Зәйнең татар гимназиясендә белем алган. Бүгенге көндә ул туган якта реабилитация уза. Тиздән хәрби зонага китәр көннәре дә җитә.
Без шундый яшь батыр егетләребез белән горурланып, аларның зур Җиңү белән исән-сау кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев