Зәй балалары Батырлык ордены белән бүләкләнгән хәрби абыйлары белән очрашты
Зәйнең «Тылсымлы әкият» балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнгән Зәй егете белән очрашу узды.
Хәрби зонада “Рафа” позывноен йөртүче егет госпитальдә дәваланудан туган ягына ялга кайтты. Аның олы улы Тимур “Тылсымлы әкият” бакчасына йөри. Балалар белән очрашуга хәрби егет тормыш иптәше Ангелина, 6 айлык улы Арслан белән бергә килде.
Очрашуда Рифкать балаларга аңлаешлы итеп хезмәте турында сөйләде, дуслык, батырлык, җаваплылык кебек мөһим тормыш дәресләре турында фикер алыштылар. Балаларга хатлары, окоп шәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Балалар исә үз чиратларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар хәрби абыйларының орден-медальләре белән дә кызыксындылар.
Рифкать Батырлык орденына Купянск юнәлешендә күрсәткән лаек каһарманлыгы өчен лаек булды. Ул мобилизация кысаларында 2022 елның көзендә Ватаныбыз сагына басты. Хәрби зонада алгы сызыкта Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшә. Ул көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев