Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәрби тәҗрибәсе булган Зәй егете ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмаган

Зәй егете Павел махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша.

Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Төньяк Кавказда узган егет илгә авырлык килгәндә читтә кала алмый. Хезмәтне бергә үткән иптәшләре белән киңәшләшәләр дә 2023 елда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциядә зонасына юл тоталар.

Шулай ук аның абыйсы Евгений  махсус хәрби операция башлангач та үзе теләп Ватан сагына баса. Бүгенге көндә сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителгән. 

-Ул вакытта мин аның карарын хупламадым. Ләкин бер елдан соң үзем аның эзләре буенча киттем, - ди Павел.

Егет хәрби зонада “Зема” позывноен йөртә. Взвод командиры урынбасары булып хезмәт итүче Павел алгы сызыкта батальонны өзлексез элемтә белән тәэмин итә.  Хәрби зонада күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Луганск Халык Республикасының “Батырлык өчен”, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен", элемтә гаскәрләренең ведомство, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән. Күптән түгел  тагын бер югары бүләккә – “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.

Бу көннәрдә Павел туган якта кыска вакытлы ялда булды. Ялын ул гаиләсе белән уздырды. Алар гаиләсендә өч бала – ике ул һәм бер кыз. Олы уллары Казанда логистка укый, ул - спортсмен. Уртанчысына 14 яшь. Ә кызлары быел беренче сыйныфка укырга барачак. 

“Кызым беренче сыйныфка барганда янәшәсендә буласым килә. Ләкин, хәрби хезмәткәр буларак, бу барып чыкмас дип уйлыйм", - ди “Зема”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев